Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Әтием белән горурланам

Шофер - иң кирәкле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе. Әтиемнең эшкә дәртләнеп, ашкынып баруын күрәм дә, күңелем шатлык белән тула. Әтием Вячеслав ПЕТАШЕВның шофер булып эшли башлавына 28 ел инде. Ул хәзер агрофирманың 1нче филиалы, "Бима" бүлекчәсендә КамАЗ машинасы йөртә. Филиал җитәкчелеге аны мактап, эшен башкаларга үрнәк итеп куя. "Вячеславның машинасы...

Шофер - иң кирәкле һәм мактаулы һөнәрләрнең берсе. Әтиемнең эшкә дәртләнеп, ашкынып баруын күрәм дә, күңелем шатлык белән тула.
Әтием Вячеслав ПЕТАШЕВның шофер булып эшли башлавына 28 ел инде. Ул хәзер агрофирманың 1нче филиалы, "Бима" бүлекчәсендә КамАЗ машинасы йөртә. Филиал җитәкчелеге аны мактап, эшен башкаларга үрнәк итеп куя. "Вячеславның машинасы һәрчак төзек. Ул иртә таңнан - КамАЗы янында. Кирәк икән, караңгы төшкәнче эшләргә дә әзер. Үзе дә бик тырыш, башкаларга ярдәм итү җаен да таба", - ди әтием турында филиал директоры Гөлүс Фәррахов.
Мин әтием белән горурланам. Ул кечкенәдән шофер булырга хыялланган. Балачак хыялының тормышка ашуына үзе дә сөенеп туялмый.
Шофер һөнәре кызыклы булса да, авыр һәм куркыныч та. Аңа юлда бик игътбарлы булырга, юлда зыян күрүчеләргә беренче булып ярдәмгә ашыгырга кирәк бит.
Машина йөртергә өйрәнгән кешенең һәркайсы шофер булып эшли алмый. Бу хезмәт хәтернең яхшы булуын да, игътибарны бер әйбердән икенчесенә тиз арада күчерә белүне дә, тәвәккәллекне дә таләп итә. Машинаның һәр хәрәкәтен тоемлау - үзе бер осталык бит ул.
Әтигә күп чакта юлда булырга туры килә. Арып-талып кайтса да, икенче көнне эшкә яңа дәрт белән чыгып китә ул.
Бу якшәмбедә - автомобиль хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Әтиемне һәм аның кебек шоферларны һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм. Нык сәламәтлек, авыр эшегездә уңышлар һәм сабырлык телим. Берегезгә дә юл-транспорт фаҗигасенә юлыгырга язмасын. Беркайчан да онытмагыз: без сезне яратыбыз һәм өйгә, гаиләгез янына, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.
Татьяна ПЕТАШЕВА.
Бима мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев