Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Иң яхшы бригада

"Бу безнең иң яхшы бригадаларның берсе", - ди эксплуатация локомотив депосының хезмәтне саклау инженеры Татьяна Ажимова . Бу көнне ул машинист Алексей ХЛОПОТОВ һәм аның ярдәмчесе Рафаэль МУЛЛАХМӘТОВ белән юлга чыкты. Шәһәр урамнарында әле иртәнге тынлык. Күпләребез йокыдан гына уянып килә. Ә алар инде электровозны кабул итеп алырга әзерләнәләр. Хезмәтләре...


"Бу безнең иң яхшы бригадаларның берсе", - ди эксплуатация локомотив депосының хезмәтне саклау инженеры Татьяна Ажимова . Бу көнне ул машинист Алексей ХЛОПОТОВ һәм аның ярдәмчесе Рафаэль МУЛЛАХМӘТОВ белән юлга чыкты.

Шәһәр урамнарында әле иртәнге тынлык. Күпләребез йокыдан гына уянып килә. Ә алар инде электровозны кабул итеп алырга әзерләнәләр. Хезмәтләре шундый инде. Төн уртасында да, иртәнге өчтә дә, әнә шулай, олы юлга чыгып китәргә туры килә. Мондый эш режимында эшләү бер дә җиңел түгелдер. Ә җаваплылыгы... Анысын инде әйтеп тә торасы үк. Йөзләгән тонна йөкне яки йөзләгән пассажирларны кирәкле урынына исән-имин илтеп җиткерү өчен җаваплы бит машинист һәм аның ярдәмчесе.
... Рафаэль тимер юлда әле биш кенә ел. Бабасы тимерьюлчы булса да, оныгы аның юлыннан китү турында уйлап та карамый. Финанс-юридик колледжны тәмамлаган егет башта суд приставы, аннан "Ласка" приютында юрист булып эшли. Гаилә корып, өч балалары дөньяга килгәч, матди як беренче урынга килеп баса. Рафаэль дә акчалы эшкә күчәргә дигән карарга килә. 23нче ПЧда кар чистарту техникасында ярдәмче булып эшли башлый. Бераздан мотовозга күчә. Шул ук вакытта 27нче училищеда машинист ярдәмчесе белгечлеген үзләштерә. Кулына диплом алгач, локомотив депосында йөк поездында эшли башлый. Узган ел аны пассажир поездына күчерәләр. "Мин үзем машинист Алексейга билгеләүләрен сорадым. Ул - бай тәҗрибәле һәм абруйлы машинист", - ди Рафаэль. Әйе, Алексей тимер юлда, кем әйтмешли, "азау теше" чыгарган машинист. Аның ике бабасы да тимерьюлчылар булганнар. Инде менә оныклары 14 ел поездлар йөртә. Бер генә тапкыр да кисәтү алганы юк. Рафаэль белән бик килешеп эшлиләр. Һәрберсе үз эшен бик яхшы белә һәм төгәл үти. Электровозны алар Дружининога кадәр алып баралар. Бу - 486 километр дигән сүз, юлда 7,5 сәгать барасы һәм кире Әгерҗегә кайтканда тагын шуның кадәр юл үтәсе. Икесе дә һөнәри осталыкларын даими арттыру өстендә шөгыльләнәләр. Икесе дә спортны яраталар, тәмәке тартмыйлар. Рафаэль баскетболны якын күрә. Алексей гаиләсе белән катокка йөри. Бу ике тимерьюлчы гаиләләре белән дә дус. "Гаиләләребез белән очрашкач та сүзебез тагын тимерьюлга барып тоташа. Шулай гадәтләнгән инде", - ди Алексей.
...Ниһаять, перронда "Мәскәү-Красноярск" поездының кузгалып китүен игълан иттеләр. Без исә Алексей белән Рафаэльга хәерле эш көне, имин юллар теләп калдык.
Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев