Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

"Иртән торгач та аны көтә башлыйм"

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан

Салагышта яшәүче Зәнфилә Гарифуллина алты өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Мондый эшне уңышлы башкару өчен нәкъ менә Зәнфиләдәге кебек иплелек, итагатьлелек, чисталык-пөхтәлек, уңганлык, сабырлык, кешелеклелек сыйфатлары кирәк тә инде.

Балачагыннан ук Зәнфиләнең кешелеклелегенә, авыруларның хәлен мөмкин булганча җиңеләйтергә тырышуына, кулдан килгәнчә ярдәм итүенә соклана идем. Ул үскәндә әтисендә паркинсон авыруы таптылар. Әнисе эштә булганда аны ашату, кирәк чакта урыннан торырга-ятарга ярдәм итү, янына утырып газеталар уку кебек эшләрне бер дә авырсынмыйча башкарды кыз.

Мәктәпне тәмамлагач, пекарняда ипи пешерүче әнисенең һөнәрен үзләштерү өчен Чаллыда кулинария училищесында белем алды. Диплом алып, туган авылында ипи пешерде. Пекарня ябылганнан соң кафеда хезмәт куйды. 

Хәзер Зәнфилә социаль хезмәткәр булып эшли. Сәлимә Бакирова, Гайнекамал Баһаутдинова, Мирзаян Камараев, Гөлҗәүһәр Бәдретдинова, Маһирә Гатауллина, Роза Нәҗмиеваның йорт һәм бакча эшләрендә ярдәм итә, кибеттән ашамлыклар алып кайта. Көндәлек мәшәкатьләрен генә түгел, төрле гозер-үтенечләрен дә үз өстенә ала. Капка төбендәге үләннәрне чабу, ишек алдындагы карларны чыгару кебек эшләрдә тормыш иптәше Зөфәр дә ярдәм итә.

– Балалар, оныклар яныбызга гел кайтып йөри алмыйлар. Ә Зәнфилә – көн дә янәшәмдә. Шимбә-якшәмбе көннәрендә дәшсәм дә һич авырсынмыйча өемә килеп җитә. Иртән торгач та аны көтә башлыйм. Авыл һәм дөнья яңалыкларын да аның аша беләм. Күңелемне борчыган уйларны да аның белән бүлешеп, акыллы киңәшләрен тыңлыйм. Красный бор участок хастаханәсенә медицина тикшеренүе узарга барганда да оештырып-озатып калды. Безнең турыда чын күңелдән кайгырту олыгайган көннәребездә яшәүгә ямь өсти. Зәнфилә килеп киткәч, күңелләрем күтәрелеп кала. Бик яратабыз үзен, – ди Сәлимә апа Бакирова. 

Халыкны социаль яклау идарәсенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Таҗиева да Зәнфилә турында гел мактау сүзләре генә әйтә:

–    Башкаларның борчу-хәсрәтләренә битараф булмаган, эшен җиренә җиткереп башкаручы һәрчак ачык йөзле, ягымлы, тырыш, өлкәннәргә күңел җылысын мулдан өләшүче, эшен зур җаваплылык тоеп башкаручы хезмәткәребез ул. Документация эшен дә зур төгәллек белән алып бара, –ди Гөлшат Фәрит кызы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев