Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Красный бор участогы мастеры Анатолий Беляев җитәкчелегендәге бригада егетләре электр эшләрен югары көчәнеш астында да башкара алалар

Югары көчәнеш астында

– Анатолий Леонидович – иң өлкән һәм иң тәҗрибәле мастерыбыз, – ди район электр челтәре начальнигы Айрат Гыйльманов. – Үз вазифасына үтә дә җаваплы карый. Шуңа аңа бөтен эшне ышанып тапшырырга була. Ул инде ничә еллар иң ерактагы участокларның берсе белән уңышлы җитәкчелек итә. Алабуга челтәрләре буенча югары көчәнеш астында иң күп эш башкаручы – нәкъ менә аның бригадасы.

Анатолий үзе электр монтеры һөнәрен Баулыда үзләштерә. Училищены тәмамлап 1988 елда район электр челтәренә (ул чакта Красный борда) эшкә урнаша.

Тулаем алганда, аның электр челтәрләрендә эшләвенә 32 ел инде, шуның 18 елы – мастер вазифасында.

– Бу еллар эчендә төрлесе булды, – ди ул. – Элек ут еш сүнә, көтелмәгән хәлләр дә күп була иде. 2000 елдагы язгы давылны гына искә төшерик. Ул чакта Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк, Үтәгән кебек зур авыллар утсыз калды. Алабуга челтәренә караган барлык бригадалар дүрт көн дәвамында шунда эшләделәр.

Хәзер бөтенләй башкача. Заманча технологияләр, яңа җиһаз, компьютерлаштыру, материалларны алып кайтуның җайга салынуы – болар барысы да электр энергиясе белән берөзлексез һәм куркынычсыз тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Һәрчак формада булыр өчен без ел саен имтихан тапшырабыз, хезмәтне саклау буенча белемнәребез дә һәрчак тикшерелә.

Чыннан да, алга китеш бик зур. Моннан дүрт ел элек Анатолий Беляев яшь хезмәттәшләре Алексей Баранов, Михаил Кунгуров, Артем Нехорошков белән бергәләп югары көчәнеш астында эшләү буенча Зәйдә курслар узалар. Алар электр энергиясен өзмичә генә эшлиләр. Баштарак 0,4 кВт көчәнешле электр линияләре буенча торак пунктларда эшләсәләр, 2019 елдан торак пунктлар арасындагы 10кВт көчәнешле югары вольтлы электр линияләренә күчкәннәр.

– Быел хәтта баганаларны да югары көчәнеш астында алыштырдык, – ди мастер.

Әлбәттә, һәр эшне башлар алдыннан инструктаж уздырыла. Аларны махсус изоляцияләнгән люлькада тиешенчә җиһазландырылган КамАЗ күтәрә. Һәркайсы махсус киемдә эшли. Резин ковриклардан һәм өслекләрдән файдаланалар. Экологик яктан да барысы уйланган. Үткәргечләрнең нигезенә кошларны саклаучы җайланмалар урнаштыралар. Шул рәвешле, электр линияләренә утыручы канатлы дусларны һәлак булудан саклыйлар.

Анатолий Беляев бригадасы быел көчәнеш астында 350дән артык эш башкарган. Күз алдына китерегез әле: дүрт ел элек шул ук эшләрне башкару өчен 17500(!)дән артык кулланучыны энергиясез калдырырга кирәк булыр иде.

Чыннан да, технологияләр алга киткән заманда яшибез. Көнкүрештәге яңалыклар Анатолий Беляев һәм аның командасы кебек гади эшчеләр ярдәмендә тормышка ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев