Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте
Мәдәният хезмәткәрләре быел һөнәри бәйрәмнәрен районның иң ерак авылларының берсе Исәнбайда бәйрәм иттеләр. Бу көнне бирегә күрше авыллардан да халык агылды. Бәйрәм Мәдәният йортында башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы Ришат Нурисламов тәбрикләп, иң-иңнәренә район башлыгы Грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Әлеге авылның каләм остасы Әлфирә ханым Низамованың...
Мәдәният хезмәткәрләре быел һөнәри бәйрәмнәрен районның иң ерак авылларының берсе Исәнбайда бәйрәм иттеләр. Бу көнне бирегә күрше авыллардан да халык агылды.
Бәйрәм Мәдәният йортында башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы Ришат Нурисламов тәбрикләп, иң-иңнәренә район башлыгы Грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырды. Әлеге авылның каләм остасы Әлфирә ханым Низамованың күптән түгел генә иҗат иткән "Һәр бәйрәмнең - үз гаме" китабын нәкъ менә шушы чарада тәкъдим итү дә очраклы түгел: мәдәният хезмәткәрләренең өстәл китабы булырдай җыентык бит ул. Районыбызның "Мирас" ветераннар ансамбле, Исәнбай авылы үзешчәннәре концерты да менә дигән бәйрәм бүләге булды. Аннан чара урамда дәвам итте: биредә халкыбызның борынгыдан килгән Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Халык кайнар ботка һәм коймак, хуш исле чәй, тәм-томнар белән сыйланып кына калмыйча, үз көчен төрле ярышларда да сынады. Көн буе җыр-бию, уен-көлке тынмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев