Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Һөнәри бәйрәм

Редакциядә бүләкләү тантанасы узды

Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды

Бүген “Татмедиа” АҖ филиалының “Әгерҗе хәбәрләре” газетасы редакциясе бинасында хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Район башлыгының Мактау грамотасы белән редакциянең өч хезмәткәре бүләкләнде. 

Бүләкләрне район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев тапшырды. 

Район газетасы хәбәрчесе - Вилданова Чулпан Галимҗан кызы, компьютер версткасы операторы - Крылова Екатерина Михайловна, SMM-белгеч - Гобәйдуллина Динара Данияр кызы күпьеллык намуслы хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм Әгерҗе районы тормышын яктыртуда актив катнашулары өчен бүләкләргә лаек булдылар. 

Илфат Ильясович, коллектив хезмәткәрләрен котлап, һөнәргә тугрылыклы булулары һәм район матбугатын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. 

“Әгерҗе хәбәрләре” редакциясе, традицияләрне һәм инновацияләрне кертеп, район халкы өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы булып калуын дәвам итә, ә мондый матур вакыйгалар коллективны алга таба уңышларга рухландыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев