Һөнәри бәйрәм

Социаль хезмәткәрләр көне уңаеннан бүләкләнделәр

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре, ирешкән уңышлары һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләнделәр:

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән:

МӨСТӘХИМОВА Айгөл Рифкать кызы – “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең кадрлар буенча белгече.

КОРОТАЕВА Римма Рәфыйк кызы – “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән:

ЕГОРОВА Олеся Ильяс кызы – “Наз“ приютының тәрбия-тернәкләндерү эше буенча директор урынбасары.

СМИРНОВА Татьяна Васильевна – “Наз“ приютының склад мөдире.

 

Район башлыгының Мактау грамотасы белән:

ГАЛӘВИЕВА Әлфия Фәйзи кызы – хәйрияче, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үсешенә керткән өлеше өчен.

КАРМАНОВА Александра Николаевна –  хәйрияче, халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үсешенә керткән өлеше өчен.

ЗАКИРОВА Резеда Радик кызы – балалар китапханәсе китапханәчесе, чараларны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен.

ЕРЕМИНА Ольга Николаевна – “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры.

НИГЪМӘТУЛЛИНА Гөлчәчәк Рамазан кызы – “Наз“ приюты директоры.

ЮЗЫКАЕВА Анита Роберт кызы – “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенең шәфкать туташы.

САФИУЛЛИНА Альбина Фәрид кызы – республика матди ярдәм үзәгенең социаль эшләр буенча белгече.

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев