Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Үзебезнеке – райпоныкы

2012 елгы эш күрсәткечләре буенча район кулланучылар җәмгыяте республикада өченче урынга чыккан иде. Уполномоченныйлар белән очрашуга килгәч "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та райпо хезмәткәрләренең эшенә югары бәя биреп: "Бу - сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе", - диде. Райпо хезмәткәрләре быел да сынатмыйлар. Һөнәри бәйрәмнәрен...

2012 елгы эш күрсәткечләре буенча район кулланучылар җәмгыяте республикада өченче урынга чыккан иде. Уполномоченныйлар белән очрашуга килгәч "Татпотребсоюз" идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов та райпо хезмәткәрләренең эшенә югары бәя биреп: "Бу - сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз, эзләнүегез, заман белән бергә атлавыгыз нәтиҗәсе", - диде.
Райпо хезмәткәрләре быел да сынатмыйлар. Һөнәри бәйрәмнәрен алар матур күрсәткечләр белән каршылыйлар.
6 айда райпоның хуҗалык эшчәнлеге күләме 161 млн 300 мең сум тәшкил итә. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 млн 845 мең сумга күбрәк. Ваклап сатуда товар әйләнеше 1 млн 164 мең сум булган. Үзләре җитештергән продукция 1 млн 577 сумга арткан.
Бу югары күрсәткечләр райпо системасындагы 270 хезмәткәрнең - сатучылар, икмәк пешерүчеләр, операторлар, йөкчеләр, җыештыручылар, машина йөртүчеләр һәм башкаларның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Быел Тирсәдә Вокзальная урамында райпо кибетенә капиталь ремонт уздырылуына бу микрорайонда яшәүчеләр сөенеп туялмый. Райпо җитәкчелеге Иж-Бубый, Сарсак-Омга һәм Әгерҗедәге 20нче кибетләргә дә ремонт ясарга планлаштыра. Моңа кадәр утын ягып җылытыла торган 4 кибетнең электр һәм газ белән җылытылуга күчүе дә сатучыларның эшен җиңеләйткән. Әнә, шәһәрдәге Нариманов тыкрыгындагы 2нче кибеттә дә җылыту системасы яңартылган, кибет күптән түгел электр белән җылытылуга күчкән. Косметик ремонт та ясалгач кибет тышкы ягыннан ук сатып алучыларны үзенә җәлеп итеп тора. Ә тәҗрибәле сатучылар Светлана Зорина һәм Зөһрә Зиатдинова аларны ачык йөз белән каршы алалар. "Кибеткә йөрүче бөтен сатып алучыларны беләбез. Бала-чагага да, өлкәннәргә дә тәмле телебезне кызганмыйбыз", - диләр тәҗрибәле сатучылар.
Кибет киштәсе товар белән сыгылып тора. Җаның ни тели шуны сатып алырга була. Ә сатучы товарны матур итеп тәкъдим итә белсә, мактап алса сатып алганыңны сизми дә каласың. Үзе дә гомер буе райпода бухгалтер булып эшләгән ветеран хезмәттәшләре Рәмзия Вәлиуллина да кызларны мактап: "Мин аларның эшенә "5"ле куям. Кирәк әйберем булмаса да, сатучыларыбызның елмаюлы йөзләрен күрергә булса да кереп чыгам", - диде. Кибетнең күрсәткечләре дә мактанырлык. Айлык товар әйләнеше 600-650 мең сум тәшкил итә. Ә барлык товарның 30 проценты - райпо системасында җитештерелгән продукция. "Халык бик тә райпо ипиен ярата. Җәй көне икмәк-азык комбинатында ясала торган лимонадка да сорау күп. Шунда ысланган, тозланган балыкны да теләп алалар. Кондитерларыбыз пешергән камыр ризыкларын да бик тиз сатып бетерәбез. Көн саен 1500-2000 сумлык өчпочмак, шәңгә, пәрәмәчләр сатабыз", - диләр сатучылар.
Әлеге продукцияләрне җитештерә торган икмәк-азык комбинатының да эше белән танышып чыктык. Әгерҗе лимонадын үзебезнекеләр генә түгел, ут күршеләребез Кече Пурга һәм Ижаудан килүчеләр дә яратып алалар. Газы да юк, бик тәмле һәм сусауны да баса. Эльмира Балтина, Гөлназ Насыйкова, Альбина Вотина цех мөдире Алсу Абдуллина кулы астында көн саен 1200-1500 литр лимонад җитештерәләр. Быел яңа заманча җиһазлар урнаштыргач бөтен эш автоматлашкан диярлек. Әле 2-3 ел гына эшләсәләр дә кызларның кулына күз иярми. Комбинат директоры Гөлчәчәк Шәймарданова да кызларның эшеннән бик канәгать.
Райпо җитәкчелеге биредә макарон ясау цехы да ачарга җыена. Димәк, тиздән кибетләргә үзебезнең райпода җитештерлегән макароннар да чыгачак
Әнә шулай, зур көндәшлек булган заманда да райпо җитәкчелеге һәм белгечләр заман белән бергә атлап, халык соравын канәгатьләндереп райондашларга хезмәт күрсәтәләр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев