Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Янгын сүндерү частеның алыштыргысыз шоферы

“Алыштыргысыз кешеләр булмый, диләр. Әмма Илдар абыйны һич кенә дә лаеклы ялга җибәрәсебез килми“, – диләр Әгерҗе янгын сүндерү-коткару гарнизонының өлкән шоферы Илдар ИСХАКОВ турында хезмәттәшләре.

 

Аның хезмәт юлының беренче өлеше райпо белән бәйле. Анда да ул шофер булып эшли. Ә унбиш ел элек янгын сүндерү бүлегенә килә. Биредә эше күпкә тынгысызрак булса да, үкенми.

  • Әлеге буын кешеләренә хас тырышлык, намуслылык кебек сыйфатларга ия хезмәттәшебез үз эшенә зур җаваплылык белән карый, – ди бүлекчә командиры Илдар Исмәгыйлев. – Ул янгын сүндерү бүлекчәсен туган йорты кебек яхшы белә: кайда нәрсә ятуын шунда ук әйтеп бирә ала. Берәр шөреп сорасаң да хәзер табып алып килеп бирә.

Өлкән  шоферның вазифалары күп. Болар – машиналарга техник хезмәт күрсәтү, аларны ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, техник документация алып бару, көндәлек отчетлар... Машиналар кебек үк ул үзе дә һәрчак хәрби әзерлектә тора. Янгын сүндерүгә шофер буларак чыгарга кирәк булганда да ул – һәрвакыт әзер.

Кайчак гадәти булмаган хәлләр дә килеп чыга. Әйтик, торфлыклар янганда да аңа постта булырга туры килә. Пугачеводагы шартлаулар вакытында да күп кенә хезмәттәшләре кебек өчәр тәүлек өйгә кайта алмый.

  • Янгын сүндерергә Чаллыдан килгән машиналарны бертуктаусыз ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итәргә туры килде, – дип искә ала.

Намуслы хезмәте күп тапкыр район җитәкчелегең, янгын сүндерү бүлегенең Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Аңа “Маршал Чуйков“ медале дә тапшырылган.  Илдар Исхаков – үз эшенә бик җаваплы каручы хезмәткәр. Шуңа күрә хезмәттәшләренең аны пенсиягә дә җибәрәселәре килми.

  • Январьдан гариза язармын инде, мөгаен, – ди ул, елмаеп.
  • Лаеклы ялга чыккач нишләрсез? – дип кызыксынабыз.
  • Бакчада эшләрмен, җиләккә, гөмбәгә, балыкка йөрермен. Йөрәк түзмәс, монда да килеп китәрмен. Без моннан ерак тормыйбыз, нибары биш минутлык ара, – дип дәвам итә.

Менә шулай, яраткан эшеңнән тиз генә аерылып булмый ул.

  • Иң мөһиме, һәркемгә сәламәтлек юлдаш булсын. Киләчәктә дә бердәм булып, ярдәм итешеп эшләргә язсын, – дип тели ул, хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап.

Екатерина САМСОНОВА.

Автор фотосы.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев