Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һөнәри бәйрәм

Янгын сүндерүчеләр көне: кыюлар һәм тәвәккәлләр бәйрәме

30 апрель – батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек сыйфатлары белән аерылып торучыларның – янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәме.

Хөрмәтле янгын сүндерү хезмәткәрләре, бу өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар!

Ел саен янгыннарда миллионлаган сумлык матди байлыклар югала. Янгыннар урманнарга, тереклек ияләренә дә әйтеп бетергесез зур зыян сала. Әгәр янгын сүндерү часте хезмәте булмаса, матди зыян санап бетергесез булыр иде.

Сез, бәйрәм һәм ял көннәрендә тәүлекләр буе кизү торып, янгынга каршы гына түгел, аларны булдырмау максатында да зур профилактик эш алып барасыз. Санаулы минутлар эчендә “кайнар нокта“га чыгып китәргә әзер. Тәвәккәл, фидакарь, үз эшләренең чын осталары булган янгын сүндерүчеләргә тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә иминлек сагында уяу хезмәт итүегезне телибез. Бәйрәм көнендә үзегезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхетле гомер, имин тормыш телибез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев