Әгерҗе районы укучылары “Ветеранга хат“ акциясенә кушыла
Бөек Җиңүгә - 76 ел

Әгерҗе районы укучылары “Ветеранга хат“ акциясенә кушыла

Әлеге хатлар 9 Май бәйрәме тантанасында сугыш һәм тыл ветераннарына тапшырылачак.

Район мәгариф идарәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында “Ветеранга хат“ акциясе игълан итте. Анда 4-11 сыйныф укучылары катнаша. Хат кулдан язылырга, котлау, инша (эссе), рәхмәт формасында булырга мөмкин. Аны сугыш һәм тыл ветеранына атап язарга кирәк. Хат кулдан ясалган өчпочмаклы конвертка салына, исем-фамилия, мәктәп һәм сыйныф күрсәтелә. Күләме чикләнмәгән. Хатлар башта мәктәпләрдә җыела, аннан район мәгариф идарәсенә тапшырыла.

Акция 10 апрельгә кадәр бара.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев