Бәрәкәтле тормышның сере нәрсәдә
Ислам нуры

Бәрәкәтле тормышның сере нәрсәдә

«Син кешеләргә файда китерүче бул, шулвакыт иң игелекле булырсың»

Халид бине Вәлид тапшырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам янына бер гарәп килеп: «Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем», – дип әйтте.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам шунда:

«Син сора, мин җавап бирермен», – диде.

-Иң гыйлемле кеше булырга телим.

«Аллаһ Тәгаләдән курык, шулвакыт иң гыйлемле кеше булырсың».


-Иң бай кеше булырга телим.


«Аллаһ сиңа биргәннәрдән канәгать бул, шулвакыт иң бай кеше булырсың».

– Иң гадел кеше булырга телим.


«Башкаларга да үзеңә теләгәннәрне телә, шулвакыт иң гаделе булачаксың».


– Иң игелекле кеше булырга телим.


«Син кешеләргә файда китерүче бул, шулвакыт иң игелекле булырсың».


– Аллаһ каршында үзенчәлекле булырга телим.


«Син Аллаһыны күбрәк зикер ит, шулвакыт Аллаһы каршында да үзенчәлекле булырсың».


– Камил иманлы булырга телим.


«Холкыңны яхшырт. Шулвакыт иң камил иманлы булырсың».


Чыганак
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев