Йөз еллык гармун – гаилә ядкаре
Девятерня авылында яшәүче җырлы-моңлы Арслановлар гаиләсендә буыннардан-буыннарга күчеп килүче кадерле ядкарь саклана. Ул – Фәниснең бабасы Сәхәбетдиннең гармуны. Әлеге уен коралына – йөз ел. Һәм анда әле хәзер дә уйнап була.
СӘХӘБЕТДИННЕҢ ИСТӘЛЕГЕ
Сәхәбетдин Арсланов Девятерня авылында туа. 12 яшьтә ятим кала. Апасы тәрбиясендә үсә. Тамак ялгау өчен авыл байларына ялланып ат белән эшли, бакчалар эшкәртә.
Сәхәбетдин Гражданнар сугышында да катнаша. Көчле, нык татар егете тиз арада хәрбиләр арасында хөрмәт яулый. Бәрелешләр вакытында яраланып госпитальгә эләккәч тә җыр-моңга гашыйк, сүзгә тапкыр Сәхәбетдин хәрби дусларының күңелен күрә. Дәвалану узганда яралыларның берсе аңа гармун бүләк итә. Ул туган якларга “Тула” гармуны белән кайта. Һәм анда өзедереп уйный торган була. Арслановлар нәселенең гармунга мәхәббәте шушы гармуннан башлана дисәк тә, ялгыш булмас.
ӘТИСЕННӘН – УЛЫНА
Сәхәбетдин белән Әдия унбер балага гомер бүләк итәләр. Аларның берсе – Фәниснең әтисе Фазыл. Аның абыйлары Фәссәхетдин һәм Минегәрәй – Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән батырлар. Фәссәхетдин сугышка әтисенә бүләк ителгән гармун белән китә. 1942 елда Пермь өлкәсеннән бер атнага туган якларга ялга кайтканда үзе белән әлеге гармунны да ала.
Девятерняда бертуганнары белән күрешә, кунак була. Туганнары Фәссәхетдинне кире китмәскә үгетләсәләр дә, ул: “Мин дошманны җиңәргә үз көчемне кертергә тиеш”, – дип билгеләнгән көнне юлга чыгып китә. Һәлак буласын күңеле сизепме, гармунын: “Әллә кайтам, әллә юк. Сезгә миннән истәлек булыр”, – дип туганнарына калдыра. Тиздән Фәссәхетдин Арслановка лейтенант званиесе дә бирелергә тиеш була. Кызганыч, ул шул ук елны хәбәрсез югала.
Фәссәхетдин калдырган әлеге истәлек – 85 елга якын Арслановлар нәселендә кадерле ядкарь.
– Фәссәхетдин абыйның гармуны гына түгел, анда уйнап җырлаган җыры да буыннардан-буыннарга күчеп бара, – ди Фәнис.
Һәм гармунны алып, җыр суза:
Җырга салып хат җибәрәм, укырсыз,
Җыр сөюче дусларым артыннан
Бик ерак-ерак җирләрдән,
Ут эчендәге илләрдән
Өзелеп сәлам сезгә хатымда.
Мин исән, мин үлмәм
Бетмәс көч алам туган илемнән...
АРСЛАНДАЙ КӨЧЛЕ МИНЕГӘРӘЙ
Сәхәбетдиннең иң өлкән улы Минегәрәй алыпбатыр була. Сугышка киткәнче үзе кирпеч суга. Аның берничә данәсе әле хәзер дә авыл музеенда саклана.
– Әти Минегәрәй абыйның урманга бер баруда кул пычкысы белән җиде кубометр утын кискәне турында гел сөйли иде. Музейда аның карама агачыннан үзе ясаган чаңгысы да бар, – ди Фәнис.
Гармунда уйнамаса да, Минегәрәй бик матур җырлый. Ул да 1943 елда сугышта бәрелешләр вакытында һәлак була.
ТУГАННАРДАН – ТУГАННАРГА
Сәхәбетдиннең гармуны күп еллар Пермьдә яшәүче кызы Фәүзиядә саклана. Кадерләп чемоданда гына тоталар аны. Унбиш еллап элек Фәүзия апа аны Фәнискә тапшыра. Фәнис аны көйли. Авыл, район күләмендәге чараларда әлеге гармунда уйнап абыйсының яраткан җырларын башкара.
– Бу гармун бездән соң килүче буыннарга да тапшырылырга тиеш. Оста гармунчы Фәнил абыемның улы Айрат та әлеге уен коралын үз итте. Хәзер аның улы Әмирхан үсеп килә. Киләчәктә әлеге гармун аңа – нәселебез дәвамчысына тапшырылачак, – ди Фәнис.
ҖЫРЧЫ, КОМПОЗИТОР
36 ел мәдәният йорты мөдире булып эшләүче Фәнис Арслановны райондашлар, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр җырчы-композитор буларак та бик яхшы беләләр. Заманында “Тугызбуй” ансамбле оештырып, районда, күрше Удмуртиядә ел саен концертлар куйдылар алар.
Үзе иҗат иткән йөздән артык җыры бар. Аларны Салават, Айдар Ганиев кебек халык җырчылары да башкара. Берничә ел мәдәният йортында музей оештырып, авылдашларыннан элекке тормыш-көнкүрешне чагылдыручы әйберләр җыя. Шунда берничә авылдашы гармуннар бүләк итәләр.
Фәниснең үзенең дә берничә гармуны бар. Әтисеннән калган тальян гармунны уйнар хәлгә җиткерү хыялы белән яна. Абыйсы Фәнилнең үзе уйнарга өйрәнгән гармуны, 1987 елда армиягә киткәнче әтисе бүләк иткән гармун – барысы да якты хатирәләр саклый.
Районның элекке башлыгы Валерий Макаров бүләк иткән гармунда да аның истәлеге итеп кадерләп уйныйм, ди Фәнис. Түбән Камадан олы йөрәкле бер егет хөрмәт итеп бүләк иткән гармунда да Фәнис ничә еллар милләттәшләргә татар көйләрен яңгырата. Берничә ел элек Девятерня мәдәният йорты исеменнән республика бәйгесендә катнашып, грант ота һәм шул акчага дүрт “Чайка” гармуны сатып алалар. Мәдәният йортында хәзер дә “Гармун моңы” ансамбле эшли.
Әнә шулай, нәсел тарихын да саклый, авылдаш гармунчыларын да бергә туплый, райондашларга җыр-моңнарын да өләшеп яши Фәнис.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев