Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Гайбәт – рухи чир 

Калебебезне каралтып, гөнаһ сазлыгына батырып, кешенең дөнья вә ахирәт тормышына зур зарар сала торган рухи чирләрнең берсе – гайбәт. 

Шәригать буенча гайбәт ул кемнең дә булса кимчелеген, нинди дә булса начар, тискәре сыйфатын шул кеше үзе янда булмаганда башкаларга сөйләү. Кызганыч, бик күп кеше гайбәтне зур гөнаһка санамый, янәсе нәрсә булган соң, мин бит дөресен әйтәм дип аклана. Әмма Алллаһы Тәгалә бу гамәлне олы гөнаһлар, пычрак, җирәнгеч гамәлләр рәтенә кертә һәм изге китабы Коръәни-Кәримдә гайбәт сөйләүне мәет итен ашау белән чагыштыра. Сөйләгән сүзләребезнең гайбәт булуын каян белергә соң? Бик гади: әгәр син начар итеп искә ала торган кеше янда булмаса һәм син әйткән сүзләрне ишетеп ул үпкәләрлек булса, белеп торыгыз: бу – гайбәт, ә син – гайбәтче. 
Кемдер турында гайбәт сөйләсәң, гамәл-гыйбадәт, изгелек кылудан сиңа язылган савапларны Кыямәт көнендә шул кешегә бирәсең була. Савапларың җитмәсә, теге кешенең гөнаһлары синең гамәл дәфтәреңә күчәчәк. 
Шулай итеп, гайбәт сөйләүнең нәтиҗәсе бик аяныч. Шунысын да белергә кирәк: гайбәт сөйләү генә түгел, аны тыңлау да хәрам. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең бер хәдисендә “Җәһәннәм әһелләренең зур өлешен гайбәт гөнаһын кылу сәбәпле тәмуг җәзасына дучар булганнар тәшкил итәр“ дип кисәтүе юкка түгелер. 
Көннәрдән беркөнне Мөхәммәд (с.г.в.) сәхабәләре белән мәчеттә утырганда аларга: “Хәзер бирегә килеп керәчәк кеше – җәннәт әһеледер“, – дип әйтә. Шуннан соң мәчеткә гади генә бер ир килеп керә. Сәхабәләр аннан: “Җәннәткә кертердәй нинди гамәлең бар?“ – дип сорыйлар. Ул болай дип җавап бирә: “Әллә нинди зур гамәлләр кылганым юк. Әмма мин беркайчан да башкалар турында начар сөйләмим. Алай гына да түгел – хәта начар уйламыйм да“. 
Шулай итеп, телебезне саклау – мөселманнарга хас булырга тиешле сыйфатларның берседер. Шуңа да уйланыйк, сакланыйк һәм шайтан вәсвәсәләренә бирешмичә, Аллаһы вәгъдә иткәннәргә өметләнеп, саф күңел, чиста тел, ихлас иман белән, башкаларны хөрмәтләп, матур итеп яшик, мөхтәрәм кардәшләребез. 
Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев