Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе райондашларга мөрәҗәгать итте

Рамазан ае башлану уңаеннан район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин райондашларыбызга мөрәҗәгать итте.

 

  •  Хөрмәтле мөселманнар, газиз дин кардәшләрем! Ихлас күңелдән Сезне Рамазан ае белән тәбрик итәм. Исән-имин әлеге айны каршы ала алдык. Рамазан җир һәм күкләр Хуҗасының бәрәкәт капкалары ачыла, җир өстенә рәхмәтләр иңә торган ай. Пәйгамбәребез кешеләрне шушы ай килү белән шатландыра торган булган.
    *«Сезгә Рамазан килде, ул бәракәт ае. Бу айда Аллаһ сезләрне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Ул айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләре каршында искә ала. Бәхетсез шул, кем бу айда Аллаһының рәхмәтеннән мәхрум калды»*. (Табәрани риваяте).

Ураза тотып, игелекле хәерле гамәлләр кылып үткәрә алсак иде әлеге айны. Гаилә әһелләребез белән генә сәхәрләр ашап, ифтарлар кылып, өйләребездә генә тәравих намазларын үтибез. Аллаһ Раббыбыз ихласлыкларыбызны арттырып әлеге гамәлләребезгә әҗер савапларын арттырып бирсен. Ил-көннәребез тыныч булсын, хавеф-хәтәрләр безне читләтеп узсын. Авырмагыз, сау-сәләмәт булыгыз! Рамазан ае һәрберебезгә шатлык-куанычларны мул итеп китерсен! – диелә мөрәҗәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев