Бүген Теләчедә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар утырышы уза. Анда безнең районнан дин кардәшләребез дә катнаша.
Утырышка район имам-мөхтәсибләре, аксакаллар чакырылган. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин, Иж-Бубый авылы имамы, аксакал Котдус хәзрәт Сәләхиев – безнең район вәкилләре. Чарада республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хәҗипов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов катнаша.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев