Әгерҗе районы мөслимәләре югары бүләккә ия
Бүләкләр Корылтайда тапшырылды
«Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтаенда бер төркем дин кардәшләребезгә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Кичкетаң мәхәлләсе мәчете каршында эшләүче курслар мөгаллимәсе Гөлзар Гатина һәм Кырынды мәчете мөгаллимәсе Илсөяр ханым Зарипова да бар.
Гөлзар ханым ТР Президентының Рәхмәт хатына лаек. Анда:”Намуслы хезмәте, рухи-әхлакый традицияләрне үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга өлеш кертүе өчен” дигән юлллар бар.
Илсөяр ханым ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Әгерҗе районында ислам динен үстерү һәм таратудагы актив эшчәнлегегез өчен зур рәхмәтемне җиткерәм” диелә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатында.
Фото ТР Президентының матбугат хезмәтеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев