ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ ЕГЕТЕ ГОМРӘ ХАҖЫНА ЮЛЛАМА БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНДЕ
Азнакайда ир-атлар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырылды. Анда Татарстанның 19 мөхтәсибәтеннән - Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Казан, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман, Чистай, Ютазы районнарыннан Изге Китапны укый белүчеләр җыелган иде. Беренче урынга бүләк - олы хаҗга, икенче урынга - гомрә хаҗына...
Азнакайда ир-атлар арасында Коръән укучылар конкурсы уздырылды.
Анда Татарстанның 19 мөхтәсибәтеннән - Азнакай, Әгерҗе, Баулы, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Казан, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Сарман, Чистай, Ютазы районнарыннан Изге Китапны укый белүчеләр җыелган иде.
Беренче урынга бүләк - олы хаҗга, икенче урынга - гомрә хаҗына юллама тәгаенләнгән иде. Өченче урынга чыккан шәкерт Азнакай районы башлыгы бүләгенә - ноутбукка лаек булды.
Җиңүчеләр:
Беренче урында - Әлмәттән Нияз Минсабиров, Түбән Камадан Эрнест Нәфыйков һәм Зәйдән Рамазан Идрисов.
Икенче урында - Әгерҗедән Мөхәммәтгали Корбанов.
Өченчедә - Казаннан Инсаф Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев