Бу көннәрдә Әгерҗенең "Хәсән" мәчетенә йөрүчеләр олы кайгы кичерә: бик озак еллар әлеге мәчеттә мөгаллимәлек иткән, бик күпләрне намазга, дин юлына бастырган Гөлсәрия ханым Ханнанова 71нче яшендә вафат булды. Гөлсәрия апа "Әгерҗе хәбәрләре"нең "Ислам нуры" сәхифәсен әзерләгәндә еш кына үтемле нәсыйхәтләре, киңәшләре белән ярдәм итә иде. Мәрхүмәнең якыннарының, улының олы...
Бу көннәрдә Әгерҗенең "Хәсән" мәчетенә йөрүчеләр олы кайгы кичерә: бик озак еллар әлеге мәчеттә мөгаллимәлек иткән, бик күпләрне намазга, дин юлына бастырган Гөлсәрия ханым Ханнанова 71нче яшендә вафат булды. Гөлсәрия апа "Әгерҗе хәбәрләре"нең "Ислам нуры" сәхифәсен әзерләгәндә еш кына үтемле нәсыйхәтләре, киңәшләре белән ярдәм итә иде. Мәрхүмәнең якыннарының, улының олы кайгысын "Әгерҗе хәбәрләре" редакциясе коллективы да уртаклаша. Урының җәннәттә булсын, мөхтәрәм кардәшебез.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев