Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Инстаграм аша дога, намаз укырга өйрәнү дөресме? Район имамы Габделкәрим хәзрәт белән әңгәмә

Диндә, иманда булыйк!

Тормышыбызда интернет һәм социаль челтәрләр бик зур урын алып тора. Бу бүген нидидер мәгълүматны тиз арада җиткерү, ашыгыч мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен дә уңайлы, аралашу чарасы, кайберәүләр өчен акча эшләү мөмкинлеге дә. 

Әмма челтәрле дөнья киңлегенә чамасыз очкан бу яңалыклар, башкалар күрсен дип урнаштырылган фото һәм видеолар өчен Ислам дине кануннары буенча җәзасы булмасмы? Коръәндә бу хакта ни диелә? 

Шушы сорауларыбызны Әгерҗе районы имам-хатибы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллинга юлладык.

– Хәзрәт, интернетта хәбәрләр гел килеп тора. Күбесе ялган та булып чыга. Башкаларга, үзебез дә шуны белмичә, фейк тараткан өчен гөнаһлы булмыйбызмы?

-    Чыннан да, хәзерге заманада технологияләр бик алга китте. Интернет челтәрләре безне бәйли, тоташтыра, кайда гына булсак та, аралашырга, хәтта күрешергә мөмкинлек бирә. Һәр нәрсәнең уңай һәм тискәре ягы булган кебек, интернет белән дә шулай. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: гөнаһлы булу өчен кешегә бөтен ишеткәнен сөйләп йөрү дә җитә. Димәк, һәр килгән хәбәрне, дөреслеген тикшермичә, башкаларга җибәреп тарату дөрес түгел. Ашыгып ялган хәбәр таратабыз икән, үзебез дә гөнаһлы булырга мөмкинбез. Тарихны игътибар белән өйрәнгән кеше, һичшиксез, имеш-мимеш, гайбәт сүзнең куркыныч булуына инана. Күпме дуслык, туганлык җепләре өзелүенең, җинаятьләр кылынуының, дәүләтләр җимерелүенең сәбәбе дә шул ялган имеш-мимешләр тарату белән бәйле булган бит. Бу һәрвакыт бозыклыкка, аяныч нәтиҗәләргә китерә. Моңа җиңел карарга ярамый. Үзебезгә сорау бирергә тиешбез: мин моны җибәрәм икән, башкаларга моннан нинди файда? 

– Социаль челтәрләргә фотолар, бигрәк тә балаларның сурәтләрен кую дин буенча дөресме? 

-    Бу мәсьәләдә дин галимнәре ике төрле фикердә. Берәүләр дин буенча портрет ясау тыела, өйләрдә сурәтләр, сыннар тоту ярамый дип саный. Кайбер башка галимнәр фотосурәтне диндә тыелган сурәт белән түгел, ә көзгедә чагылыш белән чагыштыра. Шуңа фотолар, видеолар төшерү, аларны интернетка чыгару рөхсәт ителә дип саный. Шул сәбәпле дин кардәшләребез арасында да шушы ике төрле карашны тотучылар бар. Балаларның фотоларын куюга килгәндә, әти-әниләре аңларга тиеш: яшереп (скрытый) итеп куйган очракта да, бу сурәтләр интернетта ачык йөри. Күз тиюдән куркырга кирәк. Начар уйлар белән карамаган кешеләрнең дә күзе тияргә мөмкин. Балалар гына түгел, олы кешеләргә дә күз тиюдән сакланырга кирәк. Күз тисә, догалар укырга, өшкерергә кирәк.

– Интернет аша дога укырга, намазга өйрәтүчеләр дә бар. Мондыйны Аллаһ кабул итәме?

-    Моны интенетның уңай ягы дип атар идем. Бүген дога, намазлар укырга өйрәтә торган бик күп каналлар бар. Шуларның берсе - “Хозур” нәшрияты бик зур популярлык казанды. “Татар мәдрәсәсе” дигән мобиль кушымта ислам дине нигезләре буенча бик масштаблы эш алып бара. Мондый каналлар, әйтүемчә, бик күп. Ләкин шунысын онытмаска кирәк: бары тик тикшерелгән, ышанычлы булган чыганакларнны гына сайлау хәерлерәк. Дин гыйлеменә мондый дистанцион, онлайн форматта төшенү, әлбәттә, дин әһеле, остаз белән бергәләп өйрәнү дәрәҗәсенә җитә алмый. Тәэсире дә күпкә кимрәк. Әмма бу ысул да файдалы. Моны дин кардәшләребез дә хуплый гына. Әби-бабаларыбызны качып-посып кына дингә өйрәткән, бик каты тыю, эзәрлекләү булган коммунизм чорын гына искә алыйк. Ә хәзер теләгән һәркем өйрәнә ала: барлык уңайлыклар да бар, теләгең генә булсын! Кешенең теләге генә юк, күпләр вакытын башкага – кеше тормышын карап, байлыкка, матур “картинкаларга” кызыгып исраф итә, кызганыч. Вакыт тиз уза дип зараланырга яратабыз. Ә аны дөрес итеп файдалана белмибез. Бәрәкәте юк.

– Хәзрәт, үзегез, якыннарыгыз интернетта активмы? Инстаграмда, социаль челтәрләрдә утырасызмы? Нинди максатларда файдаланасыз?

-    Актив дисәм дә арттыру булмас. Файдаланам, өйрәнәм, социаль челтәрләргә үзебезнең мәчет эшчәнлеге буенча файдалы мәгълүмат, белдерүләр элеп барам. Заманадан артта калмаска тырышам (елмая). Халыкка дин нигезләрен җиткерү, дин кардәшләребез белән аралашу, республика мөфтиләре, имам-мөхтәсибләре белән тәҗрибә алмашу өчен дә бик уңайлы дип саныйм. Әмма әйтәсе килгән сүзем, киңәшем шул: ничек кенә уңайлы, файдалы булмасын, өйләребезгә кайткач, телефоннарыбызны читкә алып куйыйк, ирләребез-хатыннарыбыз, балаларыбыз, әби-бабайларыбыз белән күбрәк аралашыйк. Аларны тәрбияләү әһәмияте турында онытмыйк. Бергәләп саф һавага чыгыйк, уртак өй мәшәкатьләре белән шөгыльләник. Гаиләбез, якыннарыбыз белән тере аралашуны бернинди дә интернет та алмаштыра алмый! Диндә, иманда булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев