Ир-атларга алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию тыела
Ислам нуры

Ир-атларга алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию тыела

Бу фәнни яктан дәлилләнгән

Ислам динендә ир кешеләргә алтыннан ясалган бизәнү әйберләре киеп йөрергә ярамый, ди «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов.

«Ир-атларга табигый ефәк күлмәкләр һәм алтыннан ясалган бизәнү әйберләре кию рөхсәт ителми. Беренчедән, бу хакта пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турыдан-туры әйткән хәдисләр бар. Икенчедән, бу фәнни яктан да дәлилләнгән. Мондый әйберләр ир-атның сәламәтлеге өчен зыянлы», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Алмаз хәзрәт сүзләренчә, бу кагыйдә ир-атларга гына кагыла.

«Хатын-кызлар ефәк күлмәкләр һәм алтын зәркән бизәнү әйберләре кия ала», — дип өстәде «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы.  

Чыганак

Фото: pixabay.com

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев