Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Изге ай башланды

13 январьда Рабигүл-әүвәл ае башланды. Без аны башкача Мәүлид ае дип йөртәбез. Мәүлид сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "туу" дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы айда туган, шушы айда дөньядан үткән. Рабигүл-әүвәл аеның 11нче көне (23 январь) мөселманнар өчен аеруча кадерле. Чөнки бу көнне Пәйгамбәребез дөньяга килгән. Тик без Пәйгамбәребезне бу...

13 январьда Рабигүл-әүвәл ае башланды. Без аны башкача Мәүлид ае дип йөртәбез. Мәүлид сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "туу" дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шушы айда туган, шушы айда дөньядан үткән.
Рабигүл-әүвәл аеның 11нче көне (23 январь) мөселманнар өчен аеруча кадерле. Чөнки бу көнне Пәйгамбәребез дөньяга килгән. Тик без Пәйгамбәребезне бу көнне генә түгел, Мәүлид ае дәвамында зурлыйбыз: тормышын өйрәнәбез, аңа багышланган Коръән ярышлары уздырабыз, догалар, салаватлар әйтәбез. Раббыбыз илчесен бу көндә, бу айда никадәр зурласак, шуның кадәр саваплырак булырбыз.
Безнең Әгерҗе районы мәхәлләләрендә дә изге ай дәвамында Мәүлид кичәләре уздырылачак. Шул уңайдан кардәшләребезгә үтенечебез дә бар: мондый кичәләрдә Пәйгамбәребезгә багышлап язылган үз иҗат җимешләребез яңгыраса, ничек күркәм булыр иде. Пәйгамбәребез тормышын яхшы белүче кардәшләребез арасында да каләм тибрәтүчеләр барлыгын белгән хәлдә алар арасында бәйге игълан итәргә булдык. Раббыбыз илчесенә багышлап язылган иҗат җимешләрегезне "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы редакциясенә юллый аласыз. Мәүлид ае азагында алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алып, аеруча уңышлы дип табылганнарына мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр тапшырылачак. Тагын бер күңелле хәбәр: февраль башларында Әгерҗенең "Хәсән" мәчетендә район күләмендә Мәүлид бәйрәме уздырырга ниятләп торабыз. Иң яхшы мөнәҗәт, шигырь язучылар әлеге бәйрәмдә үз иҗат җимешләрен башкалар "хөкеменә" дә тәкъдим итә алачак.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: "Дөреслектә, сезнең өчен Пәйгамбәр хәерле үрнәк булды", - ди. Шуңа күрә Раббыбыз илчесенең тормышын тагын да тирәнрәк өйрәник, шуның аша башкалар күңеленә дә иман орлыгы салырга тырышыйк.
Хәлим хәзрәт ЯКУПОВ,
Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев