Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Күз тигәндә кемнән өшкертергә?

Сорагыз - җавап бирәбез

"Күз тигәндә баланы ир кешедән өшкертсәң, файдасы күбрәк, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән?" - дип сорый Әтнәдән Алсу Закирова. 

Тимергали хәзрәт Юлдашев, «Сәләх» мәчете имам—хатыйбы:

– Аллаһы Тәгалә өшкерү сәләтен, шушы көчне кемгә биргән, күз тигәннән шул өшкерергә тиеш. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – мөһим түгел. Алар янына барырга ярый. Әмма сихерчеләр арасында да әфсен-төфсен итүчеләр бар. Имеш, алар да өшкерә. Яннарында намазлыгы, Коръәне дә булырга мөмкин. Әмма бу күз буяу өчен генә. Мондый сихерче тозагына эләкмәс өчен, өшкерүче янына барыр алдыннан иң элек хәзрәт белән киңәшләшергә кирәк. «Андый кешене белмисезме? Аның турында берәр нәрсә ишеткәнегез юкмы?» – дип кызыксынсаң хәерле. Беренче ишеткән кешегә ярдәм сорап чабарга кирәкми. Иң элек син үзең яки өшкерүгә мохтаҗ якыныңны мәчеткә алып кил. Хәзрәт үзе өшкерә алмаса, башка кешене тәкъдим итәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев