Рамазан ае җитә
Рамазан аеның беренче көне – 6 майда.
Беренче тәравих намазы 5 май көнне ястү намазыннан соң укыла. Ураза ае быел 29 көннән тора һәм 4 июньдә – Гает бәйрәме. Гает намазының вакыты – иртәнге сәгать 7дә. Авылларда кояш чыгып 30 минуттан соң яки мәхәллә халкының бергә килешеп сайланган вакытында уздырыла.
Быел фитыр сәдакасының минималь күләме – былтыргы кебек 100 сум, зәкят чыгаручыларга – 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидия күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев