Район имамнарын “Нур“ мәчетенә җыйдылар
Күптән түгел билгеләп куелган имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин "Нур" мәчетендә район имамнары белән беренче җыелышын үткәрде. Җыелышта район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Диния нәзарәтеннән ревкомиссия әгъзалары: Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, Чистай...
Күптән түгел билгеләп куелган имам-мөхтәсиб Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин "Нур" мәчетендә район имамнары белән беренче җыелышын үткәрде.
Җыелышта район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Диния нәзарәтеннән ревкомиссия әгъзалары: Апас районы имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф Тимергалиев, Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов та катнашты. Район имам-мөхтәсибенең сәламләү сүзеннән соң Әгерҗенең "Хәсән" мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов Коръән аятьләре укыды.
- Безнең җыелуыбызның төп сәбәбе - гыйбадәт йортларын теркәү буенча сорауларга җавап табу. Бу бүген безнең район имамнарын гына түгел, башка район дин әһелләрен дә борчый торган мәсьәлә. Әйтик, безнең районда да 34 мәчетнең нибары 13е генә рәсми теркәлү узган, калганнары рәсмиләштерелмәгән, - диде Габделкәрим хәзрәт. Ревкомиссия рәисе Мирхәт хәзрәт Җамалиев рәсмиләштерү эшләре, теркәлү тәртибе турында тәфсилләп аңлатты. Имамнарның әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларына төрле районнардан килгән имам-мөхтәсибләр дә җавап бирделәр. Ришат Нурисламов бу эшләрдә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкләрен белдерде."Булган хәтле тырышырбыз"... Кырынды мәчет имамы Мөбин хәзрәт Кәримуллинның бу сүзләре район имамнарының бу эшне тиз тотачакларына ышаныч тудырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев