Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ислам нуры

Шаршады авылында Бәраәт кичәсенә багышланган чара узды

Балалар коръән укудылар

Шаршады авылында Бәраәт кичәсенә багышланган чарада район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм “Нур“ мәдрәсәсе мөгаллимәсе Әлфия Галләмова катнаштылар.

Шаршады мәчете имам-хатыйбы Ришат хәзрәт Латыйпов дин кардәшләребезне һәм Әгерҗедән килгән олуг кунакларны сәламләгәч, Бәраәт кичәсе якынлашуын искә төшереп, бу кыйммәтле мизгелгә ваем белән карарга кирәклеге турында искәртте. Ул мәчеттә балалар һәм зурлар өчен мөгаллимә Зөлфия Нәфыйкованың дини укулар алып баруына сөенүен белдерде һәм сүзне дини белемле балаларга бирде.

БАЛАЛАР КОРЪӘН УКЫЙ

5 сыйныф укучысы Динар Гыйззәтуллин, бисмилла әйтеп, Коръәннән “Нәс“ сүрәсен укып күрсәтте. 12 яшьлек малайның йөгерек укуы дин кардәшләрендә зур соклану уятты. Аның сыйныфташы Самира Рәимова Коръән сүрәләрен яттан сөйләде. 9 яшьлек мөселманча киенгән Газизә Латыйпованың нәни бармаклары белән юлдан-юлга күчеп Коръән укуы гаҗәеп гүзәл манзара булып күңелгә кереп калды.

БӘРАӘТ – ЧИСТАРЫНУ, ПАКЬЛӘНҮ

– Шәгъбән аеның уртасындагы төн җитү белән Бәраәт кичәсе башлана. Бу кичәне гыйбадәттә үткәрү, Аллаһыны зекер итү һәм тәүбәгә килү мөһим. Аллаһы Тәгалә безне ярата, рухи керләнүдән арыну өчен бездән гафу үтенүне көтә һәм үзара тату, ачу тотмаган мөселманнарның гөнаһлары гафу ителә. Аллаһыга иң якыннары – тәүбә итүчеләр, – дип сөйләде Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

ТӘҮБӘ КАПКАЛАРЫ АЧЫК

– Бәндәнең ихлас тәүбәсе сәбәпле, Аллаһ ул гөнаһны бөтенләй юкка чыгара. Ләкин тәүбә кабул булсын өчен аның шартлары үтәлергә тиеш. Беренче шарт – үкенү. Кылган эшенең начар булуын аңлап та ихластан үкенмәгән, үкенеч утларында янмаган кешенең тәүбәсе кабул булмый. Икенче шарт – бер гөнаһыннан тәүбә итүченең ул гөнаһтан бөтенләй киселүе, тукталуы. Ягъни бер гөнаһны кылудан туктамыйча, аннан тәүбә итү – мәгънәсезлек. Кайвакыт, башка бәла килгәндә, Аллаһыга әллә ниләр вәгъдә итәләр, әмма җиңеллек килгәч, барысын да оныталар. Өченче шарт – бер гөнаһтан тәүбә кылучының күңелендә “башка ул гөнаһны кылмыйм“ дигән ышану булу. Дүртенче шарт: әгәр кылынган гөнаһ башка кешеләрнең хакы белән бәйле булса, югарыда искә алынган өч шартка аларны ризалаштыру да өстәлә, – дип дәвам итте имам-мөхтәсиб үтемле вәгазен.

ДИНИ ТОРМЫШ АКТИВЛАША

– Без Сәхрә авылында яшәсәк тә, атнага ике тапкыр Шаршады мәчетенә укырга киләбез. Рәгаиб, Мигъраҗ кебек дини кичәләрне уздыруда да катнашабыз. Дини тормышның активлыгы сөендерә, – диделәр Миңниса Әүхәдиева, Тәнзилә Нурмөхәммәтова, Әлфирә Исламова.

– Имам-хатибыбыз Ришат хәзрәт Латыйпов һәм мөгаллимә Зөлфия Нәфыйкова дини бәйрәмнәрне, кичәләрне зур әзерлек белән тирән эчтәлекле итеп үткәрәләр. Мәүлидә Рәимова, Лилия Латыйпова, Рафилә Таҗиева кебек дин кардәшләребез дә аларга булышлык күрсәтәләр. Дини юлда булган һәркемгә зур рәхмәт, – диде кырык елдан артык иман сагында торучы Гөлзар абыстай Хәбирова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев