Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Ислам нуры

Ураза кайчан башлана

Милади календарь буенча 24 апрельдә Рамазан аеның беренче көне. 23е көнне кояш баегач Рамазан ае керә һәм шул ук көнне тәравих намазы укыла.

Ә хәзергә Шәгъбан ае дәвам итә. Бу айны без икенче төрле Рамазан аеның капкасы дип атыйбыз. Бу айда изге айга әзерлек эшләре алып бару мәслихәт. Пәйгамбәребезнең әлеге айда еш ураза тотуы мәгълүм. Тулысы белән ураза тоткан дигән хәбәрләр дә бар.

Быел Рамазан аена әзерлек вакыты илебездә коронавируска бәйле рәвештә махсус режим игълан ителгән чорга туры килде. Бу көннәрдә дин кардәшләребезгә дә халык күп булган урыннарга йөрүне чикләргә кушабыз. Бигрәк тә өлкән буын вәкилләренең өйдә калулары мөһим. Мәдрәсәдә дини укулар туктатылды, җомга намазларын да өйдә генә укырга киңәш ителә. Ә бу – өйдә дини гыйлем туплау, белемне арттыру өчен мөмкинлекләр тагын да арта дигән сүз. Вакытны исраф итмәгез. Коръән, дини китаплар укыгыз, күбрәк догалар кылыгыз. Бу  көннәрдә ураза тоту, төнге намазлар уку да бик саваплы.

Ә чикләүләрне вакытлыча гына дип кабул итик. Алар безнең иминлекне, саулыкны кайгыртуга юнәлтелгән. Аллаһы Тәгалә барыбызны да саулык-сәламәтлек белән бүләкләсен.

Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,

Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев