Уразай авылының иң талантлы, иң моңлы, иң сәләтле егете ул – Инзир ИБРАҺИМОВ. Үзенә 14 яшь кенә булса да, бер дистәгә якын гармуны бар һәм ул аларның барысында да өздереп уйный.

ЧИШМӘ БАШЫ
Инзирнең әтисе Инсаф, әнисе Венера ягыннан әби-бабайлары, ерак бабалары, туганнары – сәнгатькә гашыйклар. Алар – гармунчылар да, җырчылар да. Венера үзе дә 20 елдан артык Уразай клубы белән җитәкчелек итә. Ире Инсаф та, улы Инзир дә – һәр бәйрәмнең бизәкләре.
– Инзир клубта үсте, – дип юкка әйтми Венера. – Дүрт яшендә авылдашыбыз, талантлы райондашыбыз, оста гармунчы, йөзләгән шигырьне көйгә салган Гафият абый Нигъмәтуллинга ияреп “Уразай каеннары” фестивалендә җырлады. Шуннан сәхнәгә юлы ачылды.
Гафият абый кечкенә малайның сәләтен шул вакытта ук күреп ала. Гармунда уйнарга өйрәтү теләге дә зур була. Әмма, кызганычка каршы, 2021 елда аның гомере өзелде. Ә аңа кадәр ул Инзиргә әтисе Гатиятулланың гармунын бүләк итеп өлгергән була инде.
– Бу – бай тарихлы гармун. Мин шушы гармунда уйнарга өйрәндем, энем, син дә өйрән, диде Гафият абый миңа, – ди Инзир.
Һәм беренче көй нәкъ менә шушы гармунда туа. Ул “Авыл көе” дип атала.
Малайда әлеге уен коралына мәхәббәт тәрбияләүдә Салагыш җирлегенең иң оста гармунчысы, шулай ук көйләр иҗат итүче, бик матур җырлаучы Дамир Муллахмәтовның да өлеше зур. 2021 елда Уразай клубында “Өмет” гармунчылар ансамбле оештырып, ул авыл малайларын гармунда уйнарга өйрәтә башлый. Инзир “Дамир абый – минем укытучым, остазым”, ди.

ӘЛЕ УЙНЫЙ, ӘЛЕ ҖЫРЛЫЙ
Шулай итеп, Инзир талантлы авылдашларының уйнаганын игътибар белән карап торып, алар әйткән киңәшләрне тыңлап көннән-көн шомара бара.
Бүген инде ул җитмешләп көйне рәхәтләнеп уйный. Уразай гармунчылары белән бергә сәхнәләрдә чыгышлар ясый.
Алай гына да түгел, Инзир бик матур җырлый да. Җирлектә уза торган бәйрәмнәрдә генә түгел, аны еш кына район чараларында да күрергә була.
Спектакльләр куйганда да, үзенә тапшырылган рольләрне бик оста башкара.
– Инзир нәрсә әйтәсең, барысын да сеңдереп бара. Тиз өйрәнә, чөнки теләге зур. Без аңа зур өметләр баглыйбыз. Мәдәният көллиятендә укып белем алыр, безгә дәвамчы булыр дип ышанам, – ди Дамир абый.

ҺӘР ГАРМУННЫҢ – ҮЗ ТАРИХЫ
Инзирнең бер дистәгә якын гармуны бар дип искәртеп узган идек. Аларның һәрберсенең – үз тарихы.
– Әтиемнең бабасы Кәшфи бик оста гармунчы булган. Аның тальян гармуны, буыннан-буынга тапшырылып, ул миңа килеп җитте. Бик матур уйный, – ди Инзир.
Биш рәтле гармуны – Дамир абыйсының бүләге.
Тагын берсе – узган ел әниләре табып алып кайткан гармун. Кемдер шушы кадерле ядкарьне – “Казан” гармунын чүп машинасына чыгарган булган.
– Ничек куллары баргандыр шуны ташларга? Ирем белән алып кайттык та чистарттык. Гармун уйный. Инзирнең яраткан гармуннарының берсе ул хәзер, – ди, Венера сөенеп.
– Ә монысы, – ди Инзир ап-ак, матур бизәкле “Шуйская” гармунына күрсәтеп, – әти-әниемнең 14 яшемә бүләге. Казанда заказ биреп ясаттылар. Яратып уйныйм, яңа көйләр өйрәнәм, аның белән сәхнәләрдә чыгыш ясыйм.
Әлеге гармунны сайлап алуда гармунчы авылдашлары Айназ Нәҗметдиновның да ярдәме зур була. Ул һәрвакыт яшь дустына теләктәшлек күрсәтә.
Шулай итеп, Инзир районыбызның урта һәм өлкән буын гармунчыларына алмаш булып үсеп килә. Аны быел “Көмеш телле гармун” халык ансамбленә дә алдылар. Ансамбльнең иң яшь уйнаучысы ул. Иң тәҗрибәле, иң оста гармунчы абыйлары белән район чараларында чыгышлар да ясый башлады. Алар да – яшь гармунчының остазлары.

БҮЛӘККӘ – КУРАЙ
“Көмеш телле гармун” ансамбле гармунчысы, курайчы Баязит Ахунов Инзиргә зур бүләк тә ясаган. Күптән түгел аңа курай бүләк иткән. Останың бу бүләкне ясавы да юкка түгел. Ул да талантлы егеткә зур өметләр баглый һәм гармун белән генә чикләнмәвен тели. Инзир хәзер курайда да беренче көйләрен уйный башлаган.
Инзирнең хыялы гармунда халкыбызның милли көйләрен халыкка җиткерү. Ул 9 сыйныфтан соң мәдәният көллиятендә укуын дәвам итәргә тели.
– Гармун һәм җыр минем гомерлек юлдашларым булачак дип саныйм чөнки мин уйнамыйча да, җырламыйча да түзә алмыйм, – ди һәм Рәмзия Әхмәтова сүзләренә Гафият Нигъмәтуллин көй язган “Уразай каеннары”н җырлап җибәрә.
Яшел бишектә тирбәнеп,
Җанга салып моңнарың.
Олы юлга озаталар,
Уразай каеннары.
Җырлы-моңлы юлың озын булсын, районыбызның талантлы егете!
Нет комментариев