Әгерҗе районында махсус режим игълан ителде
Саксыз гамәлнең фаҗигагә китерү куркынычы бар
Республикада кебек үк, Әгерҗе районында да янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
– Шушы чорга барлык 21 авыл җирлегендә профилактик төркемнәр оештырылды. Аларга полиция һәм МЧС вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары керә, – ди күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Шәйдуллин.
– Профилактик төркемнәргә соңгы атнада гына да коры үлән януның алты очрагына чыгарга туры килде. Шул рәвешле, янгынның таралуына юл куелмады, – дип дәвам итә ул.
Исегезгә төшерәбез: бу чорда чүп яндыру катгый рәвештә тыела. Шулай ук учакта яки мангалда ризык пешерергә дә ярамый. Димәк, шашлык кыздырудан да тыеларга кирәк.
Махсус режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штраф та гадәттәгедән ике тапкырга артык. Аның күләме:
гражданнар өчен – 2-4 мең,
вазифаи затларга – 15-30 мең,
юридик затларга 200-400 мең сум тәшкил итә.
Бер саксыз гамәлнең фаҗигагә китерү куркынычы барлыгын онытмагыз, хөрмәтле райондашлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев