Әгерҗе районының ЮХИДИ бүлекчәсе экипажы иртәдән үк шәһәр буйлап йөри һәм халык арасында аңлату эшләре алып бара.
Хокук саклаучылар халыкны карантин режимын үтәргә чакыралар.
“Игътибар! Сәбәпсез урамга чыкмагыз! Өйдән чыккан саклагыч битлекләр һәм перчаткалар киегез. Һәрберебез, үзебе дә белмәстән, инфекция таратучы булырга мөмкин. Өегездә калып үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз“, дип машинада урнаштырылган җайланма аша шәһәр халкын кисәтәләр алар.
- Иртүк Әгерҗедәге үзәк урамнарны һәм шәһәрнең өске өлешен йөреп чыктык. Хәзер шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләрне искәртәбез. Аннан авылларга чыгабыз, диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Олег Капилов.
Сакланганны саклармын дигән Ходай. Исегездә тотыгыз: бары карантин режимын үтәгәндә генә куркынычсызлык гарантияләнә ала.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев