1нче гимназия укытучысы котлаулар кабул итә
Йөрәгемне балаларга бирәм. Тормышы, яшәеше, кылган гамәлләре шушы сүзләргә сыеп бетәдер аның. Сүзем – Әгерҗе шәһәренең 1нче гимназиясе укытучысы, бу көннәрдә юбилее уңаеннан котлаулар кабул итүче Лидия ГАЙНУЛЛИНА турында.
Бала чакта бары бер генә хыялы булган кечкенә Лиданың: тизрәк үсәргә һәм әнисе Анна Васильевна кебек укытучы булырга! Кайбыч районының кечкенә авылында туып-үскән кыз 8 сыйныфны тәмамлау белән Казан каласына – педагогия көллиятенә юл ала. Диплом алган яшь укытучыны Әгерҗе районына эшкә җибәрәләр. Биредә ул 34нче шәһәр мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә. Уку йорты исеме үзгәрү белән бәйле язмаларны исәпкә алмаганда, хезмәт кенәгәсенә 41 ел элек теркәлгән шушы язма – бердәнбер. Бар күңел жылысын биреп, эшен төгәл башкаручы Лидия Павловнаны бик ярата укучылары.
- Һәр баланың яхшы якларын табып, анда үз-үзенә ышаныч, өмет уята белү сәләте хас хезмәттәшебезгә. Дәресләрдә дә, сыйныфтан тыш чараларда да барлык баланың катнашуына ирешә ул. Таләпчәнлек һәм күңел җылысын тиешле пропорцияләрдә куллана белүе сокландыра. Ул укыткан сыйныфларда өлгереш тә, укыту сыйфаты да югары, – диләр башлангыч сыйныф укытучылары.
- Оптимист холыклы, эшен иҗади башкаручы, балаларны чиксез яратучы Лидия Павловнаны яшь укытучыларга һәрчак үрнәк итеп куябыз, – ди директор урынбасары Елена Вячеславовна.
Лидия Павловнаның укучылары үсеп, гаиләләр коргач үз балаларының да яраткан укытучылары сыйныфында укуын телиләр. Чөнки беләләр: икенче әниләре кебек каршы алучы укытучы апалары ныклы белемле һәм тәрбияле булулары өчен көчен җәлләмәячәк.
Лидия Павловна өчен Әгерҗе күптән туган шәһәре кебек якын һәм кадерле. Тормыш иптәше Рәшит белән үстергән уллары Радик, кызлары Лариса, әти-әниләре кебек матур гаиләләр корып, балалар тәрбиялиләр, тимер юлда хезмәт куялар.
Һәр иртәне яраткан мәктәбендә 28 пар күз каршы ала укытучыны. Ак кәгазьгә хәрефләр язарга гына түгел, үз үрнәгендә күңелләрендә мәрхәмәтлелек, заманга яраклы кеше булу өчен ныклы омтылыш орлыклары шыттыра беренче укытучылары. Киләчәктә алар мул уңыш бирсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев