Белем бәйрәме Әгерҗе мәктәпләрендә ничек узачак
Мәгариф

Белем бәйрәме Әгерҗе мәктәпләрендә ничек узачак

Тантаналы линейкалар саф һавада үткәреләчәк

1 сентябрь көнне Әгерҗедә чаралар нинди форматта узачагы турында район мәгариф бүлегендә белештек.

Быел мәктәпләрдә традицион «Тынычлык дәресе» булмаячак. Тантаналы линейкалар саф һавада һәм Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп үткәреләчәк.

Әгерҗе районында барлыгы 481 бала беренче сыйныфка укырга керәчәк. Алар арасында 361 бала - Әгерҗе шәһәрендә, 120 бала - авылларда.

Элегрәк "Әгерҗе хәбәрләре" укучыларны мәктәптә битлек һәм перчаткалар киеп йөрергә мәҗбүр итмәячәкләр, дип язган иде.

Искәртеп узабыз, 2020-2021 уку елы көндезге режимда һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәп башланачак, әмма РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләргә яңа типтагы коронавирус белән хәл начарайган очракта онлайн-укуга күчәргә тәкъдим иттеләр — ведомстволар төбәк хакимиятләренә тиешле хат юлладылар.
 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев