Бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кичектерелә
Студент булырга җыенмаган укучыларга бердәм дәүләт имтиханын тапшырмыйча да аттестат бирәләр.
(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә. Бу турыда РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
Моңа кадәр БДИ 8 июньнән соң була дип хәбәр ителгән иде. Хәзер бу срок тагын да кичектерелә. Әлегә төгәл вакыты билгеле түгел.
«Мондый карарны сәламәтлек саклау органнары киңәше буенча кабул иттек. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне һәм укучылар белән педагогларның сәламәтлеген саклау кирәклеген исәпкә алып, имтихан кичектерелә», — дип аңлатканнар министрлыкта.
Югары уку йортына керергә җыенмаган укучылар БДИ тапшырмаска мөмкин. Аттестатка билгеләр еллык билгеләр нигезендә куелачак.
Соңрак Рособрнадзор БДИны июньнең икенче яртысында уздыру ихтималын хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев