Район данын яклыйсы бар
27 февраль көнне Әгерҗе районы мәгариф идарәсенең актлар залында «Кешене тәрбияләү 2021» республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.
Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән 8 педагог катнашты.
«Сыйныф коллективын тәрбияләү» номинациясендә 1 нче гимназияндә сыйныф җитәкчесе Яппарова Эльза Ринат кызы, ә 2 нче мәктәптән педагог-оештыручы Йосыпова Зөлфия Рәүф кызы җиңүче булды.
Аларга республика конкурсының зона этабында уңышлар телибез!
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев