Әгерҗе районы укучылары «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар
Мәгариф

Әгерҗе районы укучылары «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

Бәйге февральдән бирле барды

«АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсы авыл мәктәпләрененең 5-10 сыйныф укучылары арасында дүрт юнәлеш буенча үткәрелде: Агрокоптерлар, Агрохоталар, АгроКосмос, АгроМетео.

Бәйге февраль аеннан ноябрь уртасына кадәр барды.

Әгерҗе районын Исәнбай урта мәктәбе һәм Сарсак-Омга лицее укучылары тәкъдим итте. Гордеева Екатерина (8 сыйныф) һәм Гордеева Олеся (10 сыйныф) региональ этап җиңүчеләре булдылар һәм конкурсның финал этабында катнаштылар (җитәкчеләре: Н.Олхаева Н. И.һәм И.Нәбиулина).

Исәнбай урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ганиев Илнар төбәк этабында "Агрохоталар" номинациясендә җиңүче булды. 9 нчы сыйныф укучысы Ганиева Камилә шулай ук Әгерҗе районы данын яклады. Җитәкчесе-Э. Сундукова.

Шушы көннәрдә Гордеева Олеся һәм аның фәнни җитәкчесе Надежда Олхаева «Агронти-2020» Бөтенроссия конкурсының «АгроМетео» номинациясендә бронза призеры булды.

Барысын да котлыйбыз!

Әлеге конкурста катнашкан әти-әниләргә аерым рәхмәт.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев