Әгерҗе студентларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәләр
Мәгариф

Әгерҗе студентларын азык-төлек җыелмалары белән тәэмин итәләр

Коры паеклар барлыгы 231 студентка тапшырыла.

Дистанцион төстә белем алучы Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗедәге филиалы студентларына азык-төлек җыелмалары таратыла башлады. Коры паекның авырлыгы 32 кило тәшкил итә.

  • Әлеге җыелмаларны барлыгы 231 студент алачак, – дип хәбәр итте көллият директоры Илшат Гайнетдинов.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев