Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әгерҗе укучылары мультфильм төшерергә ярдәм итәләр

“Век Татарстана – 2“ мәгариф проекты Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешуның 100 еллыгына әзерлек кысаларында Татарстан күләмендә бик мавыктыргыч чара уздырды.

Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танылу алган “Татармультфильм“ берләшмәсенең рәссам-аниматорларыннан торган төркемнәр, бу көннәрдә республиканың барлык районнарында булып, укучылар белән очрашулар үткәрделәр, аларның рәсем сәнгате буенча белемнәрен сынадылар.

Безнең район укучылары да осталыкларын күрсәтте Казан кунакларына. Алар белән очрашуга төрле мәктәпләрдән рәсем сәнгатен яратучы 4-8 сыйныфлардан 30 укучы килгән иде.

  • Без Әгерҗедә өченче ел киләбез инде. Балалар белән очрашу безгә бик ошый. Рәсемнәр дә үзенчәлекле. Без һәрвакыт биредә берәр яңалык күрәбез, – диде оештыручыларның берсе Наталья.

Әлеге чара өч сәгатькә якын дәвам итте. Башта укучылар ТАССРның 100 еллыгына багышланган видеоролик карадылар. Тарих буенча сорауларга җавап бирделәр. Анимация буенча үткәрелгән бик тә мавыктыргыч мастер-класста катнаштылар.

Иҗади мохиткә чумганчы, оештыручылар башка елларда укучылар ясаган Әгерҗе районына багышланган рәсемнәрне күрсәттеләр.

Быел проект темасы сәнәгать, авыл хуҗалыгы, фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышларга багышланган иде. Укучылар алдына йортлар, төзүчеләр, җиһаз, техника ясау бурычы куелды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев