Әгерҗедә балалар бакчалары ничек эшли
Мәгариф

Әгерҗедә балалар бакчалары ничек эшли

Балалар бакчаларында тормыш тәэмин итү өлкәсендә хезмәт иткән һәм эшен калдыра алмаган әти-әниләрнең балалары өчен дежур төркемнәр булдырылды.

Бүгеннән балалар бакчалары махсус эш режимына күчте. 30 марттан 3 апрельгә кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә тормыш тәэмин итү өлкәсендә хезмәт иткән һәм эшен калдыра алмаган әти-әниләрнең балалары өчен дежур төркемнәр ачылачак. Бу ата-аналары хастаханәләрдә, даруханәләрдә, халыкны азык-төлек продуктлары һәм беренче кирәк булган товарлар белән тәэмин итүче кибетләрдә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы оешмаларында һ.б. эшли торган балалар. Калган балалар әти-әниләре белән өйдә кала.

http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1717094.htm

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев