Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Игътибар! Бердәм дәүләт имтиханнары үткәрү расписаниесе һәм тәртибе расланды

Резерв көннәре дә билгеле

Быел Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты һәм тәртибе расланды. Россия төбәкләрендә БДИ бердәм расписание буенча узачак, ул сынау имтиханы, төп һәм өстәмә чорларны күздә тота. Бу хакта Рособрнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә.

"БДИның төп чоры 29 һәм 30 июньдә сынау имтиханнарыннан башлана, аның барышында барлык имтихан процедуралары сыналачак», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны 3 июльдән тапшыра башлаячак. Бу көнне география, әдәбият һәм информатика буенча БДИ узачак. 6 һәм 7 июльдә — рус теле, 10 июльдә — профильле математика, 13 июльдә — тарих һәм физика, 16 июльдә — җәмгыять белеме һәм химия, 20 июльдә-биология һәм чит телләр буенча (язма өлеш) БДИ булачак. Чит телләр буенча БДИның телдән өлеше 22 һәм 23 июльгә планлаштырылган.

Резерв көннәре 24 июльгә (рус һәм чит телләрдән тыш) һәм 25 июльгә (барлык фәннәр буенча) билгеләнгән. Җитди сәбәпләр аркасында июль аенда БДИ тапшыра алмаучылар өчен август аенда өстәмә чор каралган.

3 августта география, әдәбият, информатика, биология, тарих һәм чит телләр (телдән), 5 августта — рус теле, 7 августта — җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика, чит телләр (язма өлеш) буенча БДИ узачак. Барлык фәннәр буенча имтиханны резерв көнендә — 8 августта тапшырырга мөмкин булачак.

Чыганак

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев