Кадыбаш мәктәбен өч укучы гел бишлегә тәмамлаган
Мәгариф

Кадыбаш мәктәбен өч укучы гел бишлегә тәмамлаган

Бүген мәктәп тәмамлаучыларга аттестатлар тапшырганнар.

Кадыбаш мәктәбен быел сигез укучы тәмамлаган. Шуларның өчесе – Айгөл Мулланурова, Элиза Исмәгыйлева, Лениза Муллахмәтова гел бишле билгеләренә генә укыганнар. Укучыларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнары тапшырачаклар.

Аларны мәктәп тәмамлаулары белән директор Фәния Рәшитова, сыйныф җитәкчеләре Альбина Гыйззәтуллина, әти-әниләр котлаганнар. Ә укучылар, үз чиратларында, аларга тирән рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 13 укучыга да аттестат тапшырылган.

 

 

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев