Районыбыз укучылары җиңүләр белән кайттылар
Мәгариф

Районыбыз укучылары җиңүләр белән кайттылар

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар арасында уздырылган фестивальнең гала-концертында районыбыз укучылары да җиңүләр яуладылар.  

Халык иҗаты“ номинациясендә Бима мәктәбеннән Владимир Пакеев, Алексей Яркеев (җитәкчеләре – Лариса Юзыкаева), “Хореография“дә Көчек мәктәбеннән “Шундысиос“ удмурт ансамбле (Лариса Малкова, Екатерина Михайлова) беренче урыннарны алдылар. Көчек мәктәбенең “Радуга“ бию ансамбле (Людмила Матвеева) “Иң яхшы композицион чишелеш“ номинациясе җиңүчесе булды.  

 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев