Районыбыз укучыларына планшетлар тапшырылды
Әлеге компьютер техникасы дүрт укучыга бирелде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикадагы күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән ике меңнән артык укучыга дистанцион укуда файдалану өчен планшетлар тапшырыла.
Безнең районда 4нче мәктәптә белем алучы – ике, Кичкетаң һәм Бима авылларыннан берәр укучы планшетлы булды. Әлеге компьютер техникасын укучылар дистанцион уку тәмамлангач, кире мәктәпләргә тапшырырга тиеш.
Дистанцион режим вакытында районыбыздагы кайбер мәктәпләр, өйдә компьютерлары булмаган укучыларны вакытлыча әлеге техника белән тәэмин итүгне оештырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев