Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Салагыш мәктәбенең ике укучысына “Укудагы аерым уңышлары өчен“ медале тапшырылды

Бүген унберенче сыйныфны тәмамлаучылар өчен тантаналы чара узды.

Быел Салагыш мәктәбе белән өч укучы саубуллаша. Рузилә Вахитова, Айгөл Мөхәммәдиева, Алинә Хисамова 11 сыйныфны тәмамладылар. Кызларга бүген аттестатлар тапшырдылар. Гел бишле билгеләренә генә укыган Айгөл һәм Алинә “Укудагы аерым уңышлары өчен“ медаленә дә лаек булдылар.

9 сыйныфны тәмамлаган дүрт укучы – Асия Әхмәтшина, Алинә Минголова, Эльвина Миндибаева, Фәрхәт Шакиров та аттестатлы булдылар. Укучыларны әлеге сөенечле һәм шатлыклы көннәре белән мәктәп директоры Илсон Рәшитов, директор урынбасары Вәсилә Халматова, әти-әниләр исеменнән Ләйсән–Рамил Шакировлар тәбрикләделәр.

Укучылар да сыйныф җитәкчеләре Флүрә Ясәвиева, Эльвира Ясәвиевага, барлык фән укытучыларына, мәктәп җитәкчелегенә, техник хезмәткәрләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев