Төп шартлар аталды
Санитар-эпидемиология вәзгыяте начарайган очракта, Россия субъектларындагы югары уку йортлары дистанцион укуга күчү турындагы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәчәк. Бу хакта РФ Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Эпидемиологик хәл начарланса, төбәкләрдә тиешле карарлар кабул ителәчәк», — дип билгеләп үтте ул «Россия-1» телеканалына биргән интервьюсында.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, министр аудиторияләрдәге студентлар саны чикләнмәячәк, дип белдерде. Әмма алар барысы да битлектән булырга тиешлеген искәртте Фальков.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев