"Татмедиа" җәмгыятенең үз укучылары арасында уздырган "Язылган өчен телевизор" бәйгесендә өч газета укучыбызның бүләк отуын хәбәр иткән идек инде. Узган атнада әлеге бүләкләрне ияләренә тапшырдык. Барҗы-Умгадан Әлфия Шәймөхәммәтова белән Девәтернәдән Расим Шакирянов Кукмара табалары җыелмасы, Яңа Бәзәкәдән Гөлназ Вәлиева махсус бүләккә ия булдылар. Сүз уңаеннан: Әлфия һәм Гөлназ ханымнарның әлеге...
"Татмедиа" җәмгыятенең үз укучылары арасында уздырган "Язылган өчен телевизор" бәйгесендә өч газета укучыбызның бүләк отуын хәбәр иткән идек инде.
Узган атнада әлеге бүләкләрне ияләренә тапшырдык. Барҗы-Умгадан Әлфия Шәймөхәммәтова белән Девәтернәдән Расим Шакирянов Кукмара табалары җыелмасы, Яңа Бәзәкәдән Гөлназ Вәлиева махсус бүләккә ия булдылар. Сүз уңаеннан: Әлфия һәм Гөлназ ханымнарның әлеге бәйгедә беренче тапкыр гына бүләк алулары түгел инде. Актив әбунәчеләребезне котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез.
Ә менә Расим Шакиряновның мондый акциядә үзен беренче тапкыр гына сынавы.
- Мин елның-елында кимендә өч газета-журналга язылам. Ә бу юлы квитанцияләремне "Татмедиа" бәйгесенә дә юллап карарга булдым һәм оттырмадым. Мондый чара киләсе яртыеллыкта оештырылса, анысында да, һичшиксез, катнашачакмын, - ди ул.
Расим әфәнде үрнәгендә сез дә үз бәхетегезне сынап карагыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Ә без "Татмедиа" тарафыннан уздырылучы мондый акцияләр турында сезгә газетабыз аша хәбәр итеп торырбыз.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев