Әгерҗе районында югалган кешене эзләү эшләре төгәлләнде
Бәла-каза

Әгерҗе районында югалган кешене эзләү эшләре төгәлләнде

Эзләүләр 25 сентябрьдән алып барылды

Әгерҗе районында 18 яшьлек егетне эзләү эшләре төгәлләнде. "Әгерҗе хәбәрләренә" мәгълүматны "Лиза Алерт" эзләү-коткару отрядында расладылар.

Исегезгә төшерәбез, Әгерҗе районының Мукшур авылында туып-үскән 2002 елгы Бәхтияров Фәнзил Фәнил улы өеннән билгесез юнәлештә чыгып киткән булган.

Аны эзләү 25 сентябрьдән алып барылды.

Эзләү инфоргы Альбина Айтбаева сүзләренчә, егет тере һәм сәламәт килеш табылган.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев