Әгерҗедә яшәүче бер ир-ат мошенниклар кармагына эләккән
Сак булыгыз
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлегенә мошенниклар “кармагына эләккән“ бер ир-ат килә.
Ул төзелеш материаллары сатып алу максатыннан интернет-кибеткә мөрәҗәгать итүен, үзенә кирәкле товарга заявка җибәрүен, бераз вакыттан заявканың хуплануы турында хәбәр алуын әйтә. Бернинди шикләнүләрсез картасыннан кибетнең исәп-хисап счеты номерына 18 мең сумга якын акча күчерә.
Шуннан соң аңа “кибет хезмәткәре“ шалтыратып, түләүнең уңышлы башкарылганлыгын һәм фәлән числода товар китереләчәген әйтә.
Әмма әйтелгән көндә товар китерелми. Зыян күрүче сәбәпнең нидә булуын белергә теләп, интернет-кибет сайтына керә. Һәм анда “...“ – ул мошенниклар“ дигән комментарийга тап була.
Хөрмәтле райондашлар! Интернет аша әйбер сатып алырга теләсәгез, сак булыгыз. Читтән торып әйбер сатып алырга теләү – ул алдауның иң уңайлы юлы.
Валентина ДОЛЖЕНКОВА,
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге юрисконсульты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев