Кешеләр зыян күрмәгән
Казан янындагы трассада җиңел автомобиль ассенизатор машинасы тәгәрмәчләре астына килеп кергән. Бу хакта авария шаһитлары хәбәр итте.
Кичә Казан янындагы трассада, Званка авылы янында, җиңел автомобиль ассенизатор машинасы тәгәрмәчләре астына барып кергән, шунлыктан зур йөк машинасы юлны каплап куйган. Бәрелгәннән соң җиңел машина шактый нык җимерелгән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәтендә кешеләр зыян күрмәгән.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев