Игътибар: безнең сайтта яңа бәйге
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында "Син көт кенә, солдат кайтыр" дигән фотобәйге игълан итәбез. Бу бәйгегә армиягә алынучы егетнең йә сөйгәне, йә әти-әнисе яки дуслары белән төшкән фотоларын юлларга кирәк. Фотоларны 19 февральгә кадәр agr-vesti@mail.ru электрон почтага, Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләренә юлларга яки...
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап "Әгерҗе хәбәрләре" газетасы сайтында "Син көт кенә, солдат кайтыр" дигән фотобәйге игълан итәбез.
Бу бәйгегә армиягә алынучы егетнең йә сөйгәне, йә әти-әнисе яки дуслары белән төшкән фотоларын юлларга кирәк.
Фотоларны 19 февральгә кадәр agr-vesti@mail.ru электрон почтага, Вконтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләренә юлларга яки редакциягә (К.Маркс урамы, 8) кертеп чыгарга була. Исем-фамилиягезне, армиягә кемне озатуыгызны, авылыгызны язарга онытмагыз.
20 февральдән сайтта тавыш бирү башлана. Нәтиҗәләр 27сендә ясала. Җиңүчене редакциянең "фирменный" бүләге көтә. Башладык, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев