Юл һәлакәте Балтач районының Норма авылы янында булган
Татарстан юлында ике җиңел машина бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрте кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Балтач районының Норма авылы янында «Шевроле» һәм «Инфинити» машиналары бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике автомобильгә дә җитди зыян килгән.
Шаһитлар әйтүенчә, авариядә катнашучыларның барысы да зыян күргән: «Шевроле» автомобилен идарә итүче кыз шунда ук һәлак булган, «Инфинити» йөртүчесен һәм төрле тән җәрәхәтләре алган өч пассажирны җирле хастаханәгә озатканнар.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев